"Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында хатын-кызлар командалары арасында "Киез итекләрдә футбол" ярышлары узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

 

Ярышларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Районның авыл җирлекләреннән, предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан барлыгы алты команда катнашты.

 

Кызлар мондый футболны шәп уйнадылар! Туп һәм киез итекләр кыр буйлап катнашучыларның көчле тавышлары астында оча торды. Уен күңелле һәм эмоциональ узды, барлык катнашучылар һәм җанатарлар канәгать калды. Мондый креатив ярышлар өчен яшьләр бүлегенә рәхмәт.

Финал уены нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр ачыкланды:

1 урында - "Башкарма комитет" командасы, 2 урында - "Волма" командасы, 3 урында - "Алга из СДК" командасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International