Урыссуның 1нче башлангыч мәктәбендә «Сихри каләм» муниципаль конкурсы узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2-11 сыйныфлар яшь категорияләрендәге балалар татар телендә "Поэзия", "Проза", "Журналистика" номинацияләрендә авторлык эшләрен тәкъдим иттеләр. Конкурста барлыгы 52 укучы катнашты.

Барлык катнашучыларга да катнашучы таныклыгы тапшырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча эшләр җыентыгы басылып чыгачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International