4 февральдә Сарманда кышкы картинг буенча Татарстанның көньяк-көнчыгышы ярышлары узды. Ярышларда республиканың ун шәһәреннән 120дән артык кеше катнашты.
Ютазы районы картингчылары команда икенче урынын алды, шулай ук "Шмель" командасы "Шипы" классында өченче урынны яулады.
"Шмель" клубы, тренер Морат Насыйров һәм аның тәрбияләнүчеләре тырышлыгы белән төрле ярышларда берничә тапкыр призлы урыннар яулады. Иң югары пилотаж һәм чын команда эше шуннан күренә дә инде. Афәрин, картингчылар!
Командага яшь пилотлар да яхшы нәтиҗәләр китерде, алар:
Диләрә Насыйрова - "Хонда" классында - беренче урын, Айдан Гәрәев - "Кадет" классында - икенче урын, Артур Шихов - "Национальный" классында - өченче урын.