Иске Урыссу ветераны Сәхия Хәмидуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Бәяннәр язарга, яшь буынга батырлык һәм кешелеклелек, чыдамлылык һәм сабырлык үрнәге итеп сөйләргә мөмкин булган авыр тормыш кичерүчеләрне һәрвакыт ихлас күңелдән кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр.  Сүз шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Иске Урыссу авылыннан Сәхия Хәмидуллина турында сүз бара икән, бу бигрәк тә шулай.

 

Озын гомерендә Сәхия Хәмидуллина бик күпне кичергән – Бөек Ватан сугышы, аңа кадәр һәм аннан соң кырыс һәм ачлык вакытын.

Ул Ютазы районының Димтамак авылында 1933 елда күп балалы гаиләдә өченче бала булып туган. Аның әтисе Урыссуда тимерьюлчылар бригадиры була. Шунысы куанычлы, бүген дә бу данлы династиянең дәвамчылары бар. Кечкенә Сәхиянең балачагы Илчембәт разъезды поселогында узган. Аннары гаилә Урыссуга кайткан. Сугыштан соңгы авыр елларда, аңа 13 яшь булганда, Сәхия Урыссуның тимер юл "артерияләре" идарәсенә юл ала. Эштә ничек кенә авыр булмасын, яшьләр бию өчен дә вакыт тапканнар. Иске Урыссу авылыннан Сәгыйдә исемле бер дусты еш кына Сәхияне кичләрен бергә авыл клубына барыр өчен үзенә кунакка чакыра. Биредә ул аның белән 65 ел бергә гомер иткән ире Мәгъсүм Хәмидуллинны очрата, шундый ук тырыш һәм игелекле балалар: ике ул һәм өч кыз үстерә.

Тимерьюлчыларның эше һәрвакытта да җиңел булмаган, ләкин махсус җиһазлар һәм техника булмаган вакытта барлык тимер юл ремонтлары кулдан диярлек башкарылган. Бу һөнәр иясе булган хатын-кызга нәрсәләр башкарырга туры килгәнен күз алдыгызга китерәсезме? Әмма Сәхия Хәмидуллина беркайчан да кыенлыклардан курыкмый. Хезмәттәшләре белән бергә ул тимер юл «артерияләре» төзи, аларны тикшерә һәм ремонтлый.

Сәхия барлык кушкан эшне оста һәм төгәл үти, дәрт һәм фидакарьлек белән эшли. Әйе, ул лаеклы тормыш юлы узган. Ул үзен күпме хәтерләсә, һәрвакыт эшләгән дә эшләгән.

Россия тимерьюллары өлкәсендә 40 елга якын эшләгән хөрмәтле хезмәткәрне элекке хезмәттәшләре-ветераннар һәм Бөгелмә инфраструктура дистанциясенең ветераннар советы рәисе Владимир Писаренко котлады. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән Сәхия Хәмидуллинаны җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әминова тәбрикләде. Алар юбилярга чәчәкләр, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Сәхия Хәмидуллина юбилеен туганнары һәм якыннары арасында каршылады. Әмма Сәхия Сәгъдетдин кызы өчен күп еллар узгач та аны хезмәттәшләре һәм туган предприятиесе онытмавы аеруча куанычлы күренеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International