Искәндәр Латыйпов чаңгы ярышлары буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә беренче урынны алды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

3-5 февральдә узган ярышларда 270тән артык яшь спортчы катнашты.

 

Безнең район яшүсмерләре өч, биш һәм ун километр дистанцияләрдә ярышты. Һәрвакыттагыча, безнең чаңгычылар лаеклы чыгыш ясады. Ирекле стиль белән өч километр дистанциядә, 2009 елда туган үсмерләр арасында Искәндәр Латыйповка тиңнәр булмады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул мактау пьедесталының беренче баскычына күтәрелде һәм алтын медальгә лаек булды.

Чаңгы сезоны иң югары ноктасында. Алда безнең спортчыларны тагын да җитди ярышлар көтә. 15-17 февральдә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы беренчелеге узачак. Монда да Ютазы чаңгычылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип өметләнәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International