Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе дәресе эшендә Ютазы муниципаль районы депутаты, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Л. Р. Синәгатуллина катнашты. Чара Россия Федерациясе Гимнын башкарудан башланды. Дәрес уен формасында үткәрелде. Балалар закон күзлегеннән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү буенча шөгыльләнделәр, дәүләт хакимияте символларын, Ватан турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне, дәүләт бәйрәмнәрен искә төшерделәр.
#Ютазинскийрайон
Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучылары белән дә "Мин - Россия гражданины. Минем хокукларым һәм бурычларым" Парламент дәресе үткәрелде. Укучылар үз илләренең гражданины булу нәрсә аңлатканын, "Закон", "Конституция" сүзләренең мәгънәсе белән таныштылар.
#Ютазинскийрайон #Абсалямовскаяоош