Ташкичү китапханәсендә чара узды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Язучы Фәнис Яруллин тууының 85 ел тулу уңаеннан Ташкичү авыл китапханәсе “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән “әдәби утырма” үткәрде.

 

Китапханәче катнашучыларны язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның татар әдәбиятына керткән өлеше, язучының авыр язмышы, үзен җиңеп, уңышка  һәм куйган максатына ирешүе турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар «Минем матурлыгым очышта» китап күргәзмәсе белән таныштылар, язучының әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, яраткан шигырьләрен укыдылар һәм Фәнис Яруллинның сүзләренә җырлар башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International