Абрамовлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында «Яшь гаилә» номинациясендә катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләк белән билгеләнде

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Атна саен үткәрелә торган киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин бөтенроссия конкурсында катнашучы Абрамовлар гаиләсенә диплом тапшырды.

 

 "Яшь гаилә" номинациясендә Бөтенроссия "Ел гаиләсе" конкурсында катнашучы дипломы белән Абрамовлар гаиләсе бүләкләнде.

 

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда бу гаилә Бөтенроссия онлайн-конкурсында катнашты, Татарстан Республикасын лаеклы рәвештә тәкъдим итте. Гаиләләр Казан шәһәре ГХАТы тарафыннан сайланып алынды. Татарстаннан биш гаилә катнашты. Абрамовлар "Яшь гаилә" номинациясендә чыгыш ясады. Конкурста бөтен Россиядән өч меңгә якын гаилә катнашты.

 

- Без гаилә, үзебезнең тормышыбыз рәвеше турында видеоролик, гаилә фоторәсемнәре, катнашучы анкетасы җибәрдек. Ярты ел үткәч, конкурс нәтиҗәләре турында белдек. Почта белән диплом һәм истәлекле бүләк җибәрделәр. Безне киңәйтелгән киңәшмәгә чакырдылар, анда район башлыгы “Яшь гаилә” номинациясендә катнашучы дипломын һәм истәлеккә китап тапшырды, - дип сөйләде Ирина Абрамова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International