Балалар иҗат үзәгендә “Радио белән идарә ителә торган машиналарда узышу” ярышлары узды

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген Балалар иҗат үзәге базасында «Радио белән идарә ителә торган машиналарда узышу» ярышлары үтте.

Ярышта район мәгариф учреждениеләренең яшь инспекторлары хәрәкәте отрядлары вәкилләре катнашты.

Жюри ярышны ике критерий буенча бәяләде:

Беренчесе – вакытка узу;

Икенчесе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү.

Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде.

🥇1 урын - Яхин Ранель, Урыссудагы 3 номерлы урта мәктәп;

🥈2 урын - Гобәйдуллин Айнур, Урыссу гимназиясе;

🥉3 урын - Гыйззәтуллин Риназ, Урыссудагы 3 номерлы урта мәктәп.

"Имин машина йөртүче" номинациясендә

🥇1 урын Гусамов Илсур,     Урыссудагы 3 номерлы урта мәктәп;

🥈 2 урын Гыйззәтуллин Аяз, Урыссудагы 3 номерлы урта мәктәп;

🥉 3 урын Анисимов Роман,  Урыссудагы 2 номерлы урта мәктәп.

   Әлмәт шәһәрендәге территориаль идарәнең Баулы районындагы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау бүлекчәсе начальнигы Рәзидә Игнатьева җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Калганнары сертификатлар һәм яктылыкны кире чагылдыргыч элементлар алдылар. Бүләкләүдән соң балалар һәм аларның остазлары гомуми фото ясадылар. Балалар рәхәтләнеп, дәрт белән ярышта катнашты, озак вакыт таралышмады һәм тәэсирләре белән уртаклашты.

 

Ютазы районы балалар хәрәкәтенең кураторы Гөлчәчәк Вәлиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International