«БлагоДарение» хәйрия фонды волонтерлары район ветераннары советы белән очрашты

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

«Якын кешеләр» проекты кысаларында «БлагоДарение» хәйрия фондының «БУМЕРАНГ» отряды волонтерлары Ютазы муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле бүлеге белән очрашу оештырдылар.

Очрашу искиткеч шартларда узды. Коррекцион мәктәп тәрбиячеләре Оксана Әфләтунова һәм Алсу Галиева бүләккә тоткычлар (прихватки) ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бик оригиналь эшләнмәләр килеп чыкты.

 

- Хуҗабикәләр кулы белән ясалган матур һәм гадәти булмаган әйберләр гаилә киңлегендә уңайлыклар тудырып кына калмый, алар кул эшләренең һәр минуты турында уникаль искә төшерү булып тора һәм аның энергиясенең бер өлешен үз эченә алган. Җирле ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе Латыйпова Гүзәл Ногман кызына әлеге чараны оештыруда күрсәтелгән ярдәмее һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Оксана Әфләтунова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International