Балалар башта әлеге темага табышмаклар чиштеләр, аннары китапханәче Интернетның уңай яклары турында гына түгел, аның куркынычлары һәм ни белән янавы турында да сөйләде.
Дәрес "Укучы һәм Интернет" слайд-презентациясе белән үрелеп барды. Китапханәче балаларга шулай ук бөтендөнья челтәренең ничек төзелгән булуы турында сөйләде. Балалар белән бергә җепләр йомгагы ярдәмендә үз “пәрәвезен үрде”, анда һәркем бер-берсе белән тоташкан иде. Ахырдан "Фиксиклар - интернетта сак булыгыз!" мультфильмын карадылар. Балалар компьютер һәм Интернет - тормышыбызның бер өлеше генә дигән нәтиҗәгә килделәр. Әмма һәрвакыт төп кагыйдәне истә тотарга кирәк – сиңа ничек мөрәҗәгать итүләрен теләсәң, башка кешеләр белән дә шулай мөгамәлә итәргә кирәк.