Махсус хәрби операциядә катнашучы район укучылары белән очрашты

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Бәйрәкә урта мәктәбенең яшьармиячеләре отряды әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы, махсус хәрби операция катнашучысы белән очрашты.

Ранис укучыларга армиядә хезмәт итәргә кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сөйләде.

Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итә. Аерым мисалда балалар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, кыюлык, Ватанга мәхәббәт - чын кеше сыйфатлары булуын аңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International