2023 елның 21 февраленнән 16 мартына кадәр вакыт аралыгында 11:57 сәгатьтән 13:06 сәгатькә кадәр, Кояш интерференциясенә (Кояшның спутник кабул итү җир станцияләре антенналарына йогынтысына) бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендә циффрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) эшенең кыска вакытка начараюы мөмкин.
Күпчелек ЦЭТВ кулланучылары күрсәтүдә үзгәрешләрне тоймаска мөмкин. Кайбер очракларда сурәтләнешнең кыска вакытлы туктап калуы һәм берничә секундтан башлап 5 минутка кадәр интервалда циффрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар сигналының тулысынча югалуы ихтимал.