Бөгелмә — Кандра — Бөгелмә һәм Бөгелмә — Яр Чаллы — Бөгелмә маршрутлары буенча шәһәр яны поездлары йөрүе вакыты билгеләнде.

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бөгелмә-Кандра маршруты буенча шәһәр яны поезды көн саен Бөгелмә тимер юл вокзалыннан 08.01 һәм 17.26 сәгатьтә кузгала. Кандра станциясенә 10.10 һәм 19.35 сәгатьләрдә килеп җитә. Поезд Кандра станциясеннән 04.59 һәм 13.27 сәгатьләрдә кузгала. Бөгелмә станциясенә 07.11 һәм 15.39 сәгатьләрдә килә.

 

Юлда түбәндәге тукталышлар каралган: Бикметово, Усень, 1352 кмда п.т.  (Субханкулово), Туймазы, Исмәт, Урыссу, Ютазы, 1302 кмда п.т.  (Кәрәкәшле), 1283 кмда п.т. (Аргуновский), Зәй тукталышлары каралган.

 

Бөгелмә-Яр Чаллы маршруты буенча шәһәр яны поезды шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Бөгелмә тимерьюл вокзалыннан 12.53 сәгатьтә китә. Яр Чаллы станциясенә 17.20 сәгатьтә килә. Чаллы станциясеннән кире поезд 06.34 сәгатьтә китә. Бөгелмә станциясенә 11.23 сәгатьтә килә.

 

Юлда түбәндәге тукталышлар каралган: Базаровка, Акбаш, Аккүл, Жан, Письмянка, Ватан, Миннибаево, Колшәрип, Әлмәт, Акташ, Маврино, Якты Күл, Зәй ГРЭСы, Зәй, Иске Тәкмәк, Зыча, Түбән Лоҗы, Бигеш, Аулаш, Никашновка, Круглое Поле.

 

Шәһәр яны поездларын йөртү графигы турында тулырак мәгълүматны "Содружество" шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында һәм "РЖД Пассажирам" мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

 

Юлда йөрү документын поездда билет сатучы кассирдан, шулай ук «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин. Маршрутларда барлык федераль һәм региональ ташламалар гамәлдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International