Урыссуда яктылык чагылдыргыч элементларны тикшерү рейды үткәрелде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

1нче Урыссу башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналары һәм 1нче сыйныф укучылары, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ начальнигы Игнатьева Р. И. һәм ЮХИДИ хезмәткәре Г. Г. Гайнетдинов белән берлектә, Урыссу урамына яктылык чагылдыргыч элементлар йөртүне тикшерү өчен рейд үткәрделәр.

Узып баручыларга тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар йөртү кирәклеге турында аңлаттылар, яктылык чагылдыргыч элементлары булган брелоклар һәм белешмәлекләр тараттылар.

 

Күпчелек балалар һәм олылар, яктыртылмаган урамнарда һәм караңгы вакытта, җәяүлеләр, аеруча бу җәяүле кечкенә булса, аларның үзләренең иминлеге өчен, яхшы күренеп торырга тиеш икәнен беләләр. Ә яктылык кайтаргычларын куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65-80% ка киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International