Урыссу башлангыч мәктәбендә «Сихри каләм” берләшмәсенең (җит. - Гөлнар Садретдинова) аерым дәресләр үткәрелде.
Укучылар төрле конкурсларга әзерләнделәр, анда эсселар язарга, плакатлар ясарга өйрәнделәр. Балалар конкурсның бу шартларына бик җитди карадылар. Плакатлар өчен алар үзләре шигырьләр язды. Яшь язучыларны берләштерү инде берничә ел дәвам итә. Монда балалар язу осталыгын һәм журналистика нигезләрен өйрәнәләр.