Китапханәче балаларны рус мәдәниятенең чыганаклары: борынгы рус көнкүреше, көнкүреш предметлары, халык традицияләре, җырлары, мәкальләре, табышмаклары белән таныштырды. Рус мичләренең Русьтә барлыкка килүе, шулай ук мичнең рус өенең үзәге булуы турында сөйләде. Балалар борынгы табышмаклар чиштеләр. Чарада катнашучылар рус халкы гореф-гадәтләре һәм йолалары турында үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белә алдылар. Чара "Рус халкы. Традицияләр һәм йолалар» видеопрезентациясе белән үрелеп барды.