Аны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин үткәрде
Кабул итү барышында район халкы борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу көнне барлыгы 7 кеше кабул итүгә килде.
Авыл хуҗалыгы һәм җир мөнәсәбәтләре, җәмәгать транспорты эше, максатчан юнәлешләр бирү башка сораулар каралды.
Һәр мөрәҗәгать буенча кураторлык итүче хезмәтләргә йөкләмәләр бирелде, үтәү вакыты билгеләнде.