Ул татар шагыйре, прозаигы, драматургы Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланды.
Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды – җанлы, игелекле, көчле зат, фаҗигале язмышка дучар ителсә дә, үзендә яшәргә көч тапкан Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Ахунова Рәсимә, Гәрәева Гөлсинә, Хәнипова Рәмзия шагыйрьнең туган якка, әнисенә, тормыш иптәшенә багышланган шигырьләрен укыдылар. Шагыйрьнең "Сез иң гүзәл кеше икәнсез", «Йолдызлар яңгыры» шигырьләренә җырлар яңгырады. Чара ахырында "Язмышның үзен буйсындырган язучы" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.