Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 20.10.2022 ел Указы белән, 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Безнең Ютазы районы күп милләтле һәм күрше Башкортстан Республикасы белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яши.
Шул уңайдан район мәдәният йортында төрле милли музыкаль номерлардан концерт булды. Тамашачыларга рус һәм татар халык җырлары һәм биюләре, башкорт кубызы яңгырашы, авар халкы биюе, "Казак", "Тундара", мари халкының "Ой Луи мудеш" һәм башка җырлар һәм биюләр тәкъдим ителде.
Фойеда рус, үзбәк, татар һәм башкорт милли кухнясы һәм костюмнары күргәзмәсе оештырылды.
Башкортстан Республикасы Октябрьский шәһәренең "Тальянка" халык ансамбленә чарада катнашканы өчен рәхмә белдеребез.