Чара барышында балалар Шаляпинның дөнья күләмендәге җырчыга әверелгәнче узган катлаулы иҗат юлы турында белделәр. Катнашучыларга Шаляпинның майлы буяу белән яхшы рәсем ясавы, әвәләп әйберләр ясавы, әдәби сәләте булуы турында сөйләделәр. Аннары "Очи черные", "Вдоль по Питерской" җырларыннан өзекләр тыңладылар, Федор Шаляпин турындагы фильмның фрагментларын карадылар.
Чара азагында «Җырчы, пәйгамбәр, кумир» дигән иллюстратив күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.