Һөнәри ориентация кысаларында хәрби академия вәкиле районның өлкән укучылары белән очрашты

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Чарада Советлар Союзы Маршалы Г.К. Жуков исемендәге һава-космик оборона хәрби академиясе вәкиле, адъюнкт өлкән лейтенант Кайрат Утешев катнашты.

 

Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов балаларны сәламләде һәм очрашуның максаты турында әйтте:

 

-Кайбер яшь кешеләр хәрби комиссариат армиягә чакыру өчен генә кирәк дип саный, ләкин алар ялгышалар. Без гражданнарны әзерләү белән дә шөгыльләнәбез. Ел саен мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен "Офицер һөнәре - героик һөнәр" тематикасы буенча профориентация үткәрәбез. Безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе - гражданнарны сайлау һәм Оборона министрлыгының уку йортларына җибәрү. Теләсә нинди хәрби вуз турында мәгълүматны сез бездә, хәрби комиссариатта ала аласыз, - диде ул.

 

Чарада Советлар Союзы Маршалы Г.К. Жуков исемендәге һава-космик оборона хәрби академиясе вәкиле, адъюнкт өлкән лейтенант Кайрат Утешев катнашты. Ул җыелганнарга уку йорты, факультетлар, буш вакыт һәм уку вакыты, предметлар һәм белгечлекләр турында, хәрби академиядә белем алу үзенчәлекләре турында сөйләде һәм "Курсант тормышының бер көне" фильм-презентациясен тәкъдим итте. Моннан тыш, ул хәрби академиядә егетләр генә түгел, кызлар да укый, дип билгеләде.

 

 Балалар хәрби вәкилләрне кызыксынып тыңладылар һәм кем дә булса берәрсе һөнәрне нәкъ менә бу юнәлештә сайларга карар кылгандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International