Чаңгыларга басучыларга һава торышы да уңай туры килде, һәм кар трассасы яхшы әзерләнгән иде. Узышта катнашучыларны район башлыгы Аяз Шәфигуллин тәбрикләде. Ул чаңгычыларга яхшы чаңгы юллары, финишка барып җитүләрен һәм көндәшләренә хөрмәт теләде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел VIP-узышта катнашучылар белән беррәттән, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә старт алды. Алар үз дистанцияләрен бик лаеклы үтте. Җәмгыятьнең җирле бүлекчәсе рәисе Лилия Вахитова үз әгъзаларын аерым категориягә керткән өчен рәхмәт белдерде. Алар артыннан 2011 елгы һәм аннан кечерәк чаңгычылар старт алды, аннары - бөтен хатын-кызлар, ир-егетләр һәм, әлбәттә инде, район авыл җирлекләре һәм предприятиеләре спартакиадасында катнашучылар.
Сугышчан рухны һәм спорт дәртен ярышлар башланыр алдыннан район мәдәният йорты солистлары башкаруында җырлар өстәде. Сүз уңаеннан, бу көнне кыр кухнясы эшләде: ботка һәм лимонлы хуш исле чәйне йөгерештә катнашучылар гына түгел, җанатарлар да яхшы бәяләде.
Ярышта иң яшь катнашучы булып Артем Вахитов табылды, иң өлкән яшьтәге чаңгычы Зира Кашапова булды. Бүләкләү тантанасын район Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов җитәкләделәр. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләргә, грамоталарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.