Балалар иҗат үзәгендә «Активистлар лигасы» волонтерлары «Бозда күңелле стартлар» спорт бәйрәме уздырды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Тимераякта массакүләм шуулар, кызыклы конкурслар белән күңел ачу программалары, катнашучыларны призлар белән бүләкләү, һәм, әлбәттә, дусларча аралашу белән.

 

6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре бәйрәмдә катнашу өчен Балалар иҗат үзәгенең боз шугалагында җыелдылар. Җыелганнар азарт белән үзләре дә ярышларда катнаштылар гына түгел, башкаларны да хупларга онытмадылар. Ярышлар программасы тәмамланганнан соң, катнашучылар шундый ук дусларча атмосферада «ирекле» шууны дәвам иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International