Узган ял көннәрендә Октябрьский шәһәренең кышкы картинг буенча ачык чемпионаты узды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

11 февральдә Октябрьский шәһәрендә картинг буенча кышкы ярышлар узды. Урыссу картингчылары үзләрен янә югары дәрәҗәдә таныттылар, "Шмель" карт-командасы җиңү яулады!

 

Шәхси зачетта яшь пилотларыбыз да үзләрен яхшы яктан күрсәтте: беренче урынны Айдан Гәрәев алды һәм ул ук "Ротакс макс юниор" классында өченче урынга чыкты, "Национальный юниор" классында Арсений Шерер икенче урынны яулады, "Хонда" классында Диләрә Насыйрова шулай ук икенче урынны алды һәм "Национальный" классында Артур Шихов - икенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International