Белорет шәһәрендә 2009-2011 елгы кече яшүсмерләр арасында самбо көрәше буенча республика ачык турниры тәмамланды, ул якындагы төбәкләрдән 176 катнашучыны җыйды.
Әлеге турнирда Татарсан, Башкортстан республикаларының һәм Чиләбе өлкәсенең иң яхшы спортчылары очрашты. Кискен алышларда Хәйдәр Гайнетдинов көмеш медальгә лаек булды, ә Айдар Камалетдинов турнирның бронза медален алды. Зимин Артём, бронза өчен көрәштә, бер адымга гына калышты.