Бәйрәм Гашыйклар көне уңаеннан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды. Креатив алып баручылар җыелучылар өчен “Мәхәббәтнең яше юк” уен программасын уздырды.
Чарада катнашучылар, дөрес җаваплар өчен символик кәгазь йөрәкләр кабул итеп, викторина сорауларына теләп җавап бирделәр. Моннан тыш, уен барышында җырлар җырладылар, бер-берсенә яратуларын белдерделәр һәм вальс әйләнделәр. Чарада шатлык, мәхәббәт һәм позитив мохит хөкем сөрде. Бәйрәм ахырында чәй эчтеләр.