Ютазы муниципаль районында яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү программасы, ә атап әйткәндә, «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы Законы гамәлдә

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Әлеге программа 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр өчен исәпләнгән.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина Ализаде гаиләсенә торак алу өчен 449 393,7 сум күләмендә социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды.

 

Исегезгә төшерәбез, торак мәсьәләсендә яшь гаиләләргә ярдәм ике механизм аша гамәлгә ашырыла - бушлай субсидия һәм процентсыз   заемнар.

 

Түләүсез субсидия торакның исәп-хисап хакының 35 %ына кадәр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасында катнашучы яшь гаиләләргә бирелә.

 

Ярдәмче программада катнашу өчен төп критерийлар - торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча башкарма комитетта исәпкә кую), түләү сәләте (банкта алдан хупланган ипотека заемы турында белешмә яисә үз тупланмалары) һәм 35 яшьтән артмаган ир белән хатынның яше.

 

Торак бәясенең 60 %ына кадәр процентсыз заемны 15 елга кадәр яшь гаиләләр алырга хокуклы.  Ир белән хатынның яше - 34 яшьтән артмаска тиеш.

 

Башка торак программалары белән процентсыз кредит алу өчен төп критерийлар - торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык һәм түләү сәләте буенча исәпкә кую.

 

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Урыссу ш.т.п., Пушкин ур., 38, каб. 209 адресы буенча алырга мөмкин.

📞Белешмәләр өчен телефон: 8(85593)2-42-05.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International