Гореф-гадәтләребезне үтәп

2013 елның 6 августы, сишәмбе

Изге Рамазан аенда кичке авыз ачу мәҗлесләре – ифтар ашлары уздырганда шактый ураза тотучылар җыела.

Узган шимбәдә үзәк район мәчетендә ифтар ашы җыенын район башлыгы Рөстәм Нуриев үткәрде. Авыз ачканнан соң, килүчеләр ахшам намазына басты. Аннан җыелучылар сый-нигъмәтле өстәлләр артына утырыштылар. Рамазан аенда ифтар мәҗлесе кичке намаздан соң үткәрелә. Мәҗлес кояш баткач уздырыла. Авыз ачуда соңга калу рөхсәт ителми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International