Иң яхшы почтальоннарның исемнәре аталды
“Россия почтасы” ФДУП филиалы “Татарстан почтасы” ФПЭИнең почта элемтәсе почтамтлары һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында бәйге нәтиҗәләре буенча, безнең районда беренче урынны Урыссу бистәсеннән Алсу Камалетдинова яулады, икенче – Иске Урыссудан Назирә Галиуллина һәм өченче – Әбсәләмнән Эльвира Кәримова. Алар – 2013 елның икенче ярты еллыгына газета һәм журналларга аеруча күп абонемент яздыручылар. Шуны искәртәбез, бәйгене оештыручылар – “Татарстан почтасы” һәм “Татмедиа”. 15 августа кадәр җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла