Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

 

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУдан килде:

 

2023 елның 22 февраленә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2023 елның 22 февралендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

 

- 1-2 кмга кадәр күренүчәнлек начарланып, буран;

 

- төньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җиткән көчле җил.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

 

БУРАН – җирдәге карның җил белән түбәннән күчерелүе.

Себертмә, җәяүле һәм гомуми буран була. Себертмә һәм җәяүле буран вакытында элек яуган карның яңадан күчүе күзәтелә, гомуми буран вакытында, яңадан кар күчүе белән бергә, болытлардан кар төшә.

Көчле буран вакытында нишләргә?

Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итегез. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап кына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыккач күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап, тревога сигналын өзек-өзек гудоклар белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык тукыма элегез, автомобильдә ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга мөмкин. Әгәр дә сез, җәяү торак пункттан читкә хәрәкәт итеп, еракка китсәгез, беренче туры килгән йортка керегез, торган урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Көчегез бетсә, ышык урынга яшеренеп, шунда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәдә сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлашулар саны кискен арта.

Әгәр көчле кар бураны вакытында сез бинада бикләнеп калсагыз, сак кына, паникасыз, мөстәкыйль чыгу мөмкинлеге булу-булмавын ачыклагыз (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып). ГО һәм ГХ эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар салулар  характеры һәм алардан мөстәкыйль чыгу мөмкинлекләре турында белешегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә көрәп булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиоалгыч (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимиятләрнең күрсәтмәләрен үтәгез. Азык-төлек запаслары булу, җылы саклану һәм экономияле файдалануга карата чаралар күрегез.

Автомобиль йөртүчеләргә

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобильләренең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Якындагы тәүлеккә һава торышы фаразын белегез - сәфәр вакытына карап, ике тәүлек алдан да. Елның салкын вакытында озак вакытлы хәрәкәт алдыннан автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык “усал уен” уйнарга мөмкин. Җылы әйберләрне һәм ашамлыкларны алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксир тросы, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.

Чыгар алдыннан насос, буксир тросы, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. "Кабызу" өчен багажникка үткәргечләр комплектын ташлау артык булмас. Әгәр дә акча мөмкинлек бирә икән - компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы булдыру начар түгел.

Авария комплекты

Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм юрган, алгы пыяладан кар һәм бозны чистарту өчен щетка, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» төргәге, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.

Бару һәм якынча килеп туктау маршрутын хәбәр итегез.

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларыгызга юнәлешегезнең төгәлләштерелгән маршрутын һәм кайтуның якынча вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла-каза булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк - бу коткару бүлекчәләренең реакциясен тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урынның кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кешеләр санын, яшегезне, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнлеген әйтегез, үзегезнең һәм якыннарыгызның элемтә телефоннарын һичшиксез хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләүгә чаралар күрегез.

Әгәр трассада ватылу булган булса

Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйбер булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк. Машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк, газлар кабина һәм салонның ачык тәрәзәләренә эләкмәсен өчен. Үз куркынычсызлыгыгыз өчен шулай ук вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шуңа да карамастан, выхлоп торбасының боз белән капланмавын һәм аңа кар  тыгылмавын тикшереп торырга кирәк. Әгәр автомобиль ватылган икән, паникага бирелмәгез, "101" ашыгыч оператив хезмәтләренең бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм үз координатларыгызны хәбәр итегез Җылылыкны һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тотуга карата чаралар күрегез. Утын запасы булдырыгыз, алар булмаганда, янучан материалларны яндырырга була - гадәттә алар шактый күп була.

 

 

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янындагы көчле җилдән яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары килеп төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да киңәш ителми – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

4. Көчле җил вакытында электртапшыргыч линияләр астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү үлем куркынычы белән яный.

5. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, шулай ук түбә һәм җил белән килеп төшкән декор элементлары да тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджиялардан килеп төшәргә мөмкин булган әйберләрне читкә алып куярга кирәк.

7. Торак яки эш урынындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International