Иске Урыссу авыл китапханәсе хезмәткәре, педагог оештыручы Хафизова Д.М. белән берлектә, 5-8 нче сыйныф укучылары өчен, бөек рус җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган “Россиянең соклангыч тавышы” дигән музыка сәгате үткәрде.
Чарада катнашучылар Федор Шаляпинның дөнья күләмендәге җырчыга әверелүе турында белделәр. Бөек җырчы турындагы фильмның өзекләрен карап, балалар Федор Шаляпинның күпкырлы талантына сокландылар
. Аннары җырчы башкаруында "Борис Годунов" партиясен тыңладылар. Чара азагында «Царь бас - Ф. Шаляпин» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.