«Атлант» ЯЯК тренеры Газинур Гәриев җитәкчелегендә Ютазы районы егетләре җыелма командасы Башкортстанда волейбол турнирында катнашты
Турнир БР Серафимовка авыл җирлегендә узды һәм махсус хәрби операциядә катнашкан Данис Рыбаков истәлегенә багышланды. 2006-2009 елгы яшүсмерләр арасында Туймазы, Бүздәк, Серафимовка торак пунктларыннан һәм Ютазы районыннан командалар катнашты. Безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясап, 3 нче урынны яуладылар!
- Команданың мондый составы белән бу безнең беренче күчмә уеныбыз булды. Дюсюнбеков Темирлан Бериковичка һәм Царькова Анна Ивановнага күрсәтелгән ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә, - дип билгеләде команда тренеры Газинур Гәриев.