«Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Казанда грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында районыбызны лаеклы тәкъдим иттеләр
Казан күп төр көрәш сараенда «Ак Барс» көрәш буенча халыкара класслы СССР спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәрләмов истәлегенә 16 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда илнең төрле төбәкләреннән 150 дән артык спортчы катнашты.
"Олимп" спорт мәктәбе укучылары Ютазы районын ТР командасында лаеклы тәкъдим иттеләр һәм призлы урыннар яуладылар. Тимур Фәррахов (75 кг авырлык категориясендә) һәм Җәлил Хожаков (85 кг авырлык категориясендә) алтын медаль яуладылар!