Чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеге Яшел Үзәндә узды
15-17 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә 2009-2010 елгы малайлар һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларга 200дән артык катнашучы килгән иде. 3 км дистанциядә ирекле стиль белән ютазылы Искәндәр Латыйпов бронза медаль яулады.