Йөзү буенча Бөтенроссия ярышларында өченче урынны Урыссу йөзүчесе алды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

2023 елның 18-19 февралендә Казан Су спорт төрләре сараенда «Mad Wave Classic» йөзү буенча Бөтенроссия ярышлары башланды.

 

"Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре тренер Зәринә Мифтахова җитәкчелегендә әлеге ярышларда Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр. Россиянең 32 төбәгеннән 765 спортчы, шулай ук Көньяк Осетиядән йөзүчеләр "озын" су буенча традицион ярышлар призлары өчен ярыштылар.

 

50 метр дистанциядә Арман Якупов аркада йөзеп, 30,43 нәтиҗәсе белән 3 урын яулады. Дмитрий Кошелев ирекле стиль белән 100 м дистанциядә 1нче спорт разрядын 57,42 нәтиҗәсе белән үтәде. Үсмерләрне һәм аларның тренерларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International