2023 елның 19 февралендә Азнакай районы башлыгы кубогына картинг буенча ачык кышкы ярышлар узды
Ярышларда Татарстанның 12 районыннан һәм Башкортстаннан 96 пилот катнашты. Урыссу картингчылары Ютазы районын лаеклы тәкъдим иттеләр. "Шмель" командасы "шипларсыз" классында, шулай ук "шиплар" классында икенче урынны алды.
Яшь пилотлар индивидуаль узышларда призлы урыннарны яулап, үзләрен лаеклы күрсәттеләр. Айдан Гәрәев "Кадет" классында беренче урынны һәм "Ротакс макс юниор" классында өченче урынны яулады, Рүзәл Гәрәев "Мини" классында өченче урынга лаек булды, Диләрә Насыйрова "Хонда" классында - беренче урынга һәм Артур Шихов "Национальный" классында икенче урынга чыкты.
Якташларыбызның җиңүләре традициягә әверелүе күңелләргә шатлык өсти. Афәрин, дибез!