Бәйрәкә авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол турниры узды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

“Батыр” спорт сәламәтләндерү комплексында Ютазы районы ирләр командалары арасында волейбол турниры узды.

 

Турнирда "Урыссу җыелма командасы”, УСОШ №2, Урыссу гимназиясе, "Димтамак", "Ютазы", "Бәйрәкә" командалары катнашты. Анда һәркем җиңәргә генә теләгән кызыклы һәм бик каты көрәштә, урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урынны "Урыссу җыелма командасы" алды

"Ютазы" командасында  - 2 нче урын

3 урында - "Бәйрәкә" командасы

 

Бу турнирда киләчәктә җитди көндәшлек тәшкил итәчәк "Урыссу гимназиясе" һәм "Урыссудагы 2 нче мәктәп" укучыларының яңа командалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International