Аның адресына коллегалары, укучылары, бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары тарафыннан күп кенә җылы теләкләр әйтелде. Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары иҗади номерлар белән сөендерделәр.
ТР Мәдәният министрлыгыннан төп бүләкне - юбилярга мәдәнияттәге казанышлары өчен медальне һәм мактау грамотасын ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев тапшырды. ТР Мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең мактау грамотасын рәссамга район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк тапшырды, шулай ук мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлегенең мактау грамотасын мәгариф бүлеге методисты Валентина Орехова кулыннан алды. Район башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән районның мәдәни үсешенә керткән өлеше өчен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады һәм рәхмәт белдерде.
Район Мәдәният йорты фойесында рәсем сәнгате, графика һәм «Менә минем авылым, менә минем туган ягым» дигән рәсем күргәзмәсе оештырылган иде. Бәйрәм кунаклары Урыссу рәссамының иҗади эшләрен рәхәтләнеп һәм сокланып карадылар. Чара дусларча һәм иҗади шартларда узды.