"Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү" дәресе темасы якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
Уку барышында 1-2 сыйныфларда укучылар “яклаучы” сүзе нәрсә аңлатканлыгы турында фикер алышты, видеоматериал карадылар, “Россия кораллы көчләре” интерактив биремен үтәделәр. 3-4 нче сыйныф укучылары Берлиндагы солдатның батырлыгы турында видео карадылар һәм фикер алыштылар, рус армиясе солдатының үзенчәлекләрен атадылар: Ватанга мәхәббәт, сугышчан рух, ватанпәрвәрлек, максатчанлык, ныклык, ихтыяр көче. 5-8 нче сыйныф укучылары шулай ук хәзерге хәрби һөнәрләр һәм киләчәк һөнәрләре белән таныштылар, ә өлкән сыйныф укучылары Россиянең хәрби доктринасы, Россиянең күпмилләтле армиясе үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.