Катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, дөньяның төрле телләре турында белделәр. Мәкальләрне, канатлы сүзләрне искә төшерделәр, балалар тизәйткечләр һәм табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, зирәклек һәм шаянлык таләп иткән күңелле сорауларга җавап бирделәр. Китапханәче искә төшергәнчә, теләсә кайсы кеше өчен ул үзе сөйләшә торган тел мөһим, чөнки үз телеңне белү һәм башкаларга хөрмәт безне акыллырак, яхшырак, мәдәниятлерәк итә.