Шул ук көнне Теләче районындагы Арча – Теләче автоюлында җиңел автомобиль йөртүче каршы юнәлештә хәрәкәт иткән К-700 маркалы трактор белән тоташкан БДМ-6 (культиватор) агрегаты белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә автомобиль йөртүче һәм ике уналты яшьлек пассажир алынган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак булган. Әгәр дә пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктерсә, фаҗигага юл куймаска мөмкин булыр иде.
Районда узган июль аенда матди зыян күрелгән 22 авария теркәлде, биш юл-транспорт вакыйгасында кешеләр зарар күрде. Бәхеткә, корбаннардан башка узды, шулай да сигез кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.