Гает мөбарәк булсын!

2013 елның 7 августы, чәршәмбе

Гает мөбарәк булсын!

Хөрмәтле районда яшәүчеләр һәм аның кунаклары, иртәгә без барлык мөселманнарның зур бәйрәмен билгеләп үтәбез, аңа кадәр ризыктан, якынлык кылудан, начар сүздән, гайбәттән тыелып тору аен үткәрдек. Көн саен унтугызар сәгать нәфесне тыеп тору җиңел түгел. Бу күпләр омтылган хак юл, әмма күпләр өчен, кызганыч, ирешә алмаслык хыял. Һәр йортка яктылык алып килгән Ураза бәйрәме безгә фани дөньяның мәңгелек түгеллеген, дөньяда һәрберебезнең билгеләнеше барлыгын искәртә. Бәйрәм өстәлләрегездә сый-нигъмәт тулып торсын, гает табынына сузылган куллар күп булсын.

Әлеге бәйрәм белән котлап, хөрмәтле ютазылылар, сезгә куаныч һәм гармония, тән сәламәтлеге һәм рухи ныклык телисем килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International