Безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде.
Олег Владимирович район Советының XIII утырышы эшендә катнашты.
Сессия башланыр алдыннан район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм предприятие җитәкчеләре озатуында Коробченко районның берничә сәнәгать предприятиесендә булды. Аерым алганда, ул ОЭМЗ "ТАПАРТ", ООО ПП "РегионЭлектро" һәм "БАСЭТ" ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты.