«Дубравушка» лагере базасында «Аҗаган " хәрби-патриотик уены үткәрелде.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараны район җитәкчелеге ярдәме белән ветераннар советы оештырды. Кышкы урман "Аҗаган" катнашучыларын җылы каршы алды. Әйе, әйе - Советлар Союзы пионерларының кышкы уеннары еллар узгач, «пенсионерлар» тарафыннан яңадан торгызылган. Монда сарказм юк. 60 яшьне атлап чыгучылар - искиткеч физик формада. Алар барлык спорт ярышларында да теләп катнаштылар һәм үз илләренең тарихын белүләрен күрсәттеләр. “Аҗаган” да ике команда катнашты: «Сәламәтлек» төркеме командасы - «Катюша», «Электросоединитель» акционерлык җәмгыяте командасы - «Рожденные в СССР» иде.
Судьялар коллегиясе бәяләмәсе буенча беренче урынга «Рожденные в СССР» командасы лаек булды, ә хатын-кызлардан гына торган «Катюша» командасы бераз калышты. Барысы да грамоталар һәм кечкенә бүләкләр алды.