Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов хөрмәтле ике юбилярны котлады.
Владимир Арсентьевич Жиляков үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Урыссуга Жиляков әти-әнисе белән илленче елларда килә.
- Мин тумышым белән Баулы районының Кырым-Сарай авылыннан. Без әти-әнинең алты баласы булдык. Авылда биш класс тәмамладым. Әти фронттан кайткач, ГРЭСка урнашып, гаиләне поселокка күчерде, - ди юбиляр. - Укуымны эшче яшьләр мәктәбендә дәвам иттем. Хәрби комиссариаттан мине Ютазы авторотасына хезмәткә җибәрделәр. Элек анда 50 берәмлек машина бар иде. Соңыннан газ хуҗалыгында эшкә урнаштым. Мастер, участок начальнигы булып эшләдем…
Владимир Арсентьевичның хатыны үлгәнгә икенче ел . Аның ике улы һәм өч оныгы бар. Үз вакытында район үсешенә күп көч куйган Жиляков хәзерге буынның хөрмәтенә лаек.
Мәрьям Хәсән кызы Биктимерова 90 яшьлек тормыш чиген узып чыккан. Байлар авылында туган кыз яшьлегендә колхозда хезмәт куйган. Нәрсә эшләгәнме? Өлкәннәр нишләсә, ул да шуны эшләгән. Паспорт алгач, сәүдә системасында эшкә урнаша. Сәүдә техникумының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Шуңа күрә лаеклы ялга чыкканчы аның хезмәт юлы район кулланучылар берләшмәсе белән бәйле була. Бердәнбер улы иртә дөнья куя. Бүген Мәрьям Биктимирова бертуганының кызы кайгыртучанлыгын тоеп яши. Юбилей көнендә аның йорты туганнары һәм якыннары белән тулы иде. Барысы да аның элеккеге казанышларын искә төшерде, елмаюлар һәм йөрәк җылысы бүләк итте.
Район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән Сергей Рузанов юбилярларны кайнар котлады һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырды.