Урыссу үзәк район хастаханәсенең табиб-акушер-гинекологы Татарстан Республикасының атказанган табибы Илгиз Гарифҗанов Россиянең иң яхшы табибларына “Призвание- 2023» премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.
Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән медицина өлкәсендәге казанышларга ярдәм итүнең Хәйрия фонды Россиянең иң яхшы табибларына “Призвание- 2023» премиясенә номинантлар тәкъдим итүгә гаризалар кабул итүгә керешә дип хәбәр итә.
Егерме өченче бүләкләү тантанасы 2023 елның 15 июнендә Мәскәүдә узачак, Беренче каналда трансляция 2023 елның 18 июнендә Медицина хезмәткәре көнендә планлаштырылган.