Йошкар-Ола шәһәрендә узган "Талантлар фейерверкы" Бөтенроссия конкурс-фестиваленең 1 дәрәҗә лауреаты дипломы "Халык биюе" номинациясендә "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахмановага тапшырылды.
Шулай ук "Талантлар фейерверкы" Бөтенроссия конкурс-фестиваленең 1 дәрәҗә лауреаты дипломын Халык коллективы солисты, "Ютазы йолдызлары" бию ансамбленнән Айгөл Абдурахманова алды.