1нче сыйныф укучылары өчен «Мин дөньяны танып беләм» дигән викторина үткәрелде

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

 

4 команда катнашты: "Гроза", "Бабочки", "Звезды", "Зайчики".

Укучыларга  "Аерым билгеләр", “Артыгын ал”, “Бер сүз белән әйт”,"Хайван тавышы белән җавап бир"," Бу нинди агач” кебек конкурслар тәкъдим ителде.

Викторинада катнашкан һәр кеше үз эрудициясен күрсәтергә тырышты. Командаларга дөрес җаваплар өчен бирелгән жетоннар өчен күпме шатлык һәм куаныч белдерелде! Викторина уңышлы үтте! Башка командалардан бераз алга китеп, "Гроза" командасы җиңде!

(капитаны - Ихсанов Кәрим).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International