Әлеге чарада безнең район укытучылары гына түгел, Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре педагоглары да катнашты.
Семинарның икенче өлеше якташыбыз Субаева Миңлегөл китабын тәкъдим итүгә багышланган иде. Китап авторы аны әнисе – Рабига Камаевага багышлаган. Чарада укытучы Рабига Камаева аларга белем биргән укучылар да катнашты. Аны элекке укучылары кеше, укытучы буларак бик җылы сүзләр белән искә алды.